Татарстан җәмәгатьчелеге бу көннәрдә зур югалту кичерде. 2007 елның 11-нче август көнне 53 яшьлек шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмалның (Нияз Рәшит улы Акмалов) йөрәге тибүдән туктады. Шигърият күгендә тагын бер якты йолдызыбыз атылды. Гаҗәеп тирән, фәлсәфи, җәмгыяви фикерне халыкчан, тапкыр вә гади итеп бирә алган тагын бер шагыйребезне югалттык.
Кабынам да сүнәм,
Кабынам да сүнәм – дип язган иде шагыйрь Нияз Акмал.
Кабынды да сүнде...
Нияз Рәшит улы Акмал 1954 елның 14 февралендә Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе, сугыш ветераны Рәшит Әкмалетдин улы – математика, әнисе Хәлимә Шиһап кызы татар теле һәм әдәбияты укытучылары була.
Мәктәптә укыган елларында ук Нияз әдәбият дөньясына кереп китә. Ул повесть, поэма кебек катлаулы жанрда каләмен сынап карый, бер ук вакытта район газетасының иң актив язышкан хәбәрчеләреннән берсе булып таныла. Студент елларында Казанның әдәби тормышына актив кушылып, шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары белән “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газеталарында, “Идел” альманахында, “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”) журналында даими катнаша килә.
1978 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын Балык Бистәсе районы газетасы редакциясендә башлый. Аннары “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасы, “Казан утлары” журналы, “Татарстан хәбәрләре”, “Мәдәни җомга” газеталары редакцияләре белән хезмәттәшлек итә. Кыскасы, Нияз Акмал үзенең бөтен гомерен милли матбугатка багышлады.
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нияз Акмал әдәбиятта үз сүзе, үз йөзе булган шагыйрь һәм прозаик буларак танылды. “Учак”, “Үз урамым”, “Тәнзиләкәй-гөлкәй”, “Күзләремнең төсе үзгәрмәде” һәм башка китаплары белән меңнәрчә әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен яулады.
Халык белән бергә чорлар аша
Уза алган һәрбер җиргә дан! – дип язган иде шагыйрь “Сарман җыры” поэмасында.
Аның үз иҗаты да онытылмас, халык күңелендә калачак.
Юк сүнмәде шагыйрь. Ул яккан шигьри учак киләчәк буыннарның да күңелен җылытып янар!
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
Язучылар берлеге идарәсе.