18 май – Халыкара музейлар көне
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Халыкара музейлар көне уңаеннан сезгә иң җылы, иң ихлас тәбрикләүләремне җиткерәм!
Музейлар алып барган эшчәнлек елдан-ел төрлерәк һәм кызыклырак була бара. Хәзерге заманда музей – мәдәни, социаль һәм туристлык инфраструктурасы объекты. Бүген ул матди мирасны саклау урыны булудан тыш, мәдәниятләр арасында, узган белән хәзергебез, классик сәнгать белән замана сәнгате багланышлары өчен ачык мәйдан ролен дә үти.
Үткән елда республика музейлары II Халыкара музей форумы, Беренче Халыкара Пастернак укулары кебек зур чараларны оештыру, «Италия образлары», «Зинаида Серебрякова» күргәзмә проектларын ачу эшен алып барды. Төзекләндерелгәннән соң В.И. Ленин музей-йорты, Е. Боратынский музее, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее яңадан тамашачыларга ишекләрен ачты. Казанның 39 нчы мәктәбендә Лев Толстойның тормышына һәм иҗатына багышланган, алдынгы ысуллар кулланып төзелгән музей-мәгариф үзәге барлыкка килде.
Музейларга Татарстан Республикасында яшәүчеләр дә, кунаклар да бик теләп килә. Әйтик, 2015 елда музей учреждениеләрендә 4,5 миллион тирәсе кеше булып киткән. Әлеге күрсәткечнең үсүеннән чыгып, музейлар, мәдәни, табигый һәм тарихи мирасны саклап калу буенча үзләренең төп эшен башкара килеп, кызыксыну тудыра торган, һәркем файдалана алырдай һәм күпләрне җәлеп итәрдәй яңа мәдәни продукт мәйданга куя, дип шикләнмичә әйтергә мөмкин.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, безнең алда Татарстанның мәдәни мирасын Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныту юнәлешендә гаять зур бурычлар тора. Югары һөнәри осталык, хезмәт сөючәнлек кебек хасиятләрегез моңа көчле этәргеч бирер дип ышанам.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан сезне тагын бер кат тәбриклим, сәламәтлек, актив һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлек, мавыктыргыч яңа проектлар телим!
Татарстан Республикасы
мәдәният министры А.М. Сибагатуллин