5 майда Россия Федерациясенең төбәкләрендәге (Татарстан Республикасыннан тыш) иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен оештырылган конкурска йомгак ясалды. 2016 елда конкурска 41 гариза килгән иде. Совет җиңүчеләрне һәм грантлар күләмен билгеләде.
Йомгаклау утырышының беркетмәсе: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-poluchenie-grantov-ministerstva.htm
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте