«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклор фестивале

2016 елның 17 мае, сишәмбе

21 майда Иске Казан музей-тыюлыгында  «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваль-конкурсының йомгаклау концерты була. Җиде ел дәвамында уздырыла торган фестиваль Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга булып тора. Йомгаклау концертына республиканың 29 муниципаль районыннан 59 фольклор коллективы киләчәк.  

Ачык һавада балалар өчен интерактив «Түгәрәк уен»,   «Такмак әйтеш» мәйданчыклары эшләячәк. Чүлмәк ясау, тимерчелек һөнәрләре, җеп эрләү, калфак чигү, күн эше, гармунда уйнау, ук ату, коймак, үлән чәе пешерү, чабата үрү  буенча осталык дәресләре, бәйгеләр, ярышлар узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International