18 майда кичке сәгать дүрттә Татарстан Республикасы Милли музеенда Нәҗип Нәккашның «Тукайдан илһам алып» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Төп урынны анда Тукайдан шигъри юллар язылган шәмаилләр алып тора. Күргәзмә 19 июльгә кадәр эшли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте