Казан Кремлендә «Музейлар төне» халыкара акциясе уздырыла

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

21 майда «Казан  Кремле»  музей-тыюлыгы «Музейлар төне»  халыкара акциясенә кушылачак. 17 сәгатьтән алып төн уртасына кадәр монда концертлар, спектакльләр, эңгер төшкәндә уздырылган экскурсияләр, осталык дәресләре, тарихи реконструкцияләр һәм күргәзмәләр уздырыла. Акциянең төп темасы  - Россия киносы елы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International