«Татаркино» урамда кино күрсәтү сезонын башлый

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Урамдагы кинотеатрлар казанлылар өчен Россиядә, Татарстанда төшерелгән фильмнарны, төрле елларда фестивальләрдә җиңеп чыккан картиналарны күрсәтәчәкләр. Шулай ук кино темасына төрле чаралар уздырылачак.

«Киночәршәмбе» проектын тантаналы төстә  1 июньдә ачачаклар.

Урамда фильмнар күрсәтүне, сынап карар өчен, 18 майдан ук башлаячаклар.  Бу көнне «Амазония: инструкция по выживанию» (реж. Т. Рагоберт)  фильмы күрсәтеләчәк.

25 майда тамашачыларга  Карен Шахназаровның  «Курьер» фильмы тәкъдим ителә.

89050204291, PRtatar-cinema@yandex.ru, 89050204291@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International