Дүрт көн буена, 13 - 16 майда, Фестивальнең уникаль мәдәни мәйданчыгында Россиянең һәм чит илләрнең 300дән артык музее берләшәчәк. Мәскәүдә узачак мондый берләшү үзенә күрә зур вакыйга – «Чикләнмәгән музей дөньясы» рәвешендә узачак.
Фестивальнең төп максаты – мәдәниара багланышларда музейларның зур роленә, аларның иҗтимагый миссиясенә игътибар җәлеп итү.
Татарстан Республикасы музейлар һәм музей-тыюлыклары «Манеж» күргәзмә залында үз проектларын Россиянең иң күренекле музейлары белән беррәттән тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте