WоrldSkills Russia төбәк чемпионатында җиңеп чыккан Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студентлары – Фәрит Сираҗетдинов, Фәннур Вәлиуллин, Рүзәл Закиров WоrldSkills Russia милли чемпионатының йомгаклау өлешенә әзерләнә. Ул 22-27 майда Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә узачак.
Махсус график нигезендә укучылар һәр көн саен конкурс биременең модульләрен өйрәнә, зәркән эшләнмәләре җитештерә.
Уңышлар сезгә, егетләр!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте