13.05.2016
Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәргә чакыра. «Музейлар төне» дигән исем белән мәгълүм булган әлеге бәйрәм 2016 елда музейлар тарафыннан 21-22 майда уздырылачак. Бу көнне музейчылар Шәһәр тарихы музеена, Б. Пастернакның мемориаль музеена, «Укытучы йорты» әдәби-мемориаль музеена, Һәдия салонына кунаклар көтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте