2016 елның 12 маенда М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында “Син дә җырла шундыйны...” дип исемләнгән, драматург Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе була.
Туфан аганың туганнары,Татарстан театр әһелләре берлеге һәм Татар филармониясенең “Илһамият” сәхнә ветераннары клубы инициативасы белән узучы кичәдә Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган һәм аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак, театр артистлары, җырчылар, ветеран журналистлар драматург турында истәлекләре белән уртаклашачак.
Кичәдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов;Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Георгий Ибушев, Зөлфирә Зарипова, Мәсгут Имашев,Фирая Әкбәрова, Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, Әсхәт Хисмәтов, Зөфәр Харисов, Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фуат Әбүбәкеров; Татарстанның атказанган артистлары Закир Шаһбан, Айгөл Бариева, Нәҗип Бәдретдинов, Ядкәр Хәбибуллин, Әхмәт Кәримов; Динә Закирова, Раил Шәмсуаров һ.б.
Башлана 17 сәгатьтә
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 2771520, 2382596, 8 (905) 3126758,
эл.почта: zimfiratat@mail.ru