Казан консерваториясенең яшьләр оркестры «Le festival international perfect» халыкара конкурсының (Франция) иң зур бүләгенә лаек булды.
Конкурс майның 1еннән 5 енә кадәр узды. Жюри видеоязмаларга нигезләнеп иң яхшы башкаручыларны сайлап алды. Казан музыкантлары Джоаккино Россининың «Италия кызы Алжирда» операсын яздырган иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте