Халыкара музейлар көнендә – 18 майда көндезге сәгать уникедә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мин – Татарстан баласы!» дигән чара уздырыла.
14 яше тулган казанлыларга шәрәфле кунак – МЧСның янгыннан саклану өлкәсе ветераны, эчке хезмәт подполковнигы, Батырлык ордены кавалеры Морозов Олег Владимирович паспортлар тапшырачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте