Алабугада тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсы уздырыла

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

14 майда Алабугада тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсы уздырыла. 

Анда балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша. Конкурс ике номинациядә уздырыла:

 - аерым башкаручылар,

- тынлы уен кораллары ансамбльләре.

Конкурста республиканың төрле районнарыннан сиксән бала катнашачак. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International