Каюм Насыйри музеенда «Үз заманын узган кеше …» дигән очрашу була

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

20 майда көндезге сәгать өчтә Каюм Насыйри музеенда Казан икътисад, идарә һәм хокук институтына нигез салучы, аның ректоры,  икътисадчы Виталий Гайнулла улы Тимирясов истәлегенә «Үз заманын узган кеше …» дигән очрашу була.

Кичәдә Тимирясовка багышланган фильм күрсәтеләчәк, аның укучылары, бүген икътисад  фәне профессорлары остазлары турындагы хатирәләре белән уртаклашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International