11-12 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда традицион Дьяконов укулары уздырыла. Бу укулар 1996 елдан күренекле музей эшлеклесе, 1941 – 1978 елларда ТАССРның Дәүләт музее директоры Владимир Михайлович Дьяконовның (1906 – 1984), якты истәлегенә багышлап уздырыла. Программада музей тематикасына багышланган чыгышлар, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр уздыру каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте