Казанда һәм Свияжскида майның 16сыннан 22 сенә кадәр узачак “Мәдәният медиациясе” мәгариф программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Оештыру комитетына республиканың театрларыннан, китапханә һәм музейларыннан, мәдәният йортларыннан, арт-менеджер, режиссер, актерлардан, сәнгать белгечләреннән 92 гариза алынды. Программада катнашу өчен түләү каралмаган. Барлык студентларга соңыннан квалификация күтәрүләре турында лицензия биреләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте