С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан бөтен республика күләмендә уздырыла торган чараларда актив катнашты.
Театр әзерләгән программада түбәндәге чаралар каралган иде:
- мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, мәктәп укучыларын Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру; туган телгә мәхәббәт уяту, аны саклау һәм өйрәнү;
- Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәгә куйган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” дип исемләнгән курчак спектаклен күрсәтү;
- балалардан Г.Тукай шигырьләрен сөйләтү;
- Г.Тукай ның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кызыклы шәкерт”, “Әйт әле күбәләк” шигырьләренә әзерләнгән этюдларны карау. Чаралар тиешле югары дәрәҗәдә узды.
Җиңүчеләрне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дипломнары һәм призлары белән бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте