6 майда М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды.
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге бу көнне сәхнә ветераннары – тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары хөрмәтенә олы тантана уздырды.
Тәбрикләүләр, хатирәләр, күз яшьләре, шигырь-җырлар, музыка, күңел җылысы – бу кичәдә барысы да мулдан булды. Йөрәкләргә нур сирпи торган мондый вакыйгалар ветераннар өчен генә түгел, яшь буын вәкилләре өчен дә гаять истәлекле дип шикләнмичә әйтергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте