В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры труппасы бүген Ростов-на-Дону шәһәренә гастрольләргә китә.
Майның 13еннән 29ына кадәр М. Горький исемендәге Ростов академия театры сәхнәсендә качаловлылар зур гастрольләрен уздырачак: унҗиде көн, сигез спектакль, декорацияләр төялгән егерме тонналы биш трал. Гастроль программасында –театрның иң яхшы спектакльләре.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте