«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү

2016 елның 10 мае, сишәмбе

10.05.2016

11 майда сәгать иртәнге унбердә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уза.

 «Мәдәни флешмоб» һәм «Файдалы каникуллар» конкурсларына Татарстан укучыларыннан  250 дән артык гариза алынды. Жюри карары нигезендә җиңүчеләр билгеләнде.

Проект кысаларында ике конкурс уздырыла. Бер ел эчендә генә дә 132 республика конкурсы булды. Аларда 2 меңнән артык укучы катнашты. Җиңүчеләргә смартфон, төрле басмалар, мактау грамоталары тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International