Казанда «Теловидение» халыкара бию фестивале сигезенче тапкыр уздырыла

2016 елның 10 мае, сишәмбе

7 апрельдә Казанда Актерлар йорты сәхнәсендә Татарстан Республикасы Атказанган сәнгать эшлеклесе, хореограф Наил Ибраһимов белән иҗади очрашу һәм  «Пантера» камера балеты чыгышы белән ачылган Сигезенче халыкара «Теловидение» бию  перфомансы дәвам итә.

13 майда Камал театры сәхнәсендә  "Пантера"  камера балеты  һәм  Zonk'a бию компаниясе  (Екатеринбург) чыгыш ясый. Биючеләр Анна Щеклеина һәм Александр Фролов  (Екатеринбург) 14 майда Казан биючеләре өчен осталык дәресләре уздырачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International