Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXIX классик балет фестивале ачыла
2016 елның 9 мае, дүшәмбе
Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Р.Нуриев исемендәге XXIX классик балет фестивале ачыла. Фестиваль Ц.Пуни һәм Р.Дриго музыкасына «Эсмеральда» классик романтик балет премьерасы белән башлана.
Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.