Май аенада Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патент бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына һәм уйлап табучыларның хезмәтләрен күрсәтүгә багышланган «Уйлап табучылар – фронт өчен» күргәзмәсе эшли.
Материаллар катлаулы шартларда техник бурычларны хәл итүдә рационализаторлар һәм уйлап табучыларның роле турында сөйли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте