Татарстан Республикасы Президенты Кукмара районында яңа мәдәният йортын ачуда катнашты

2016 елның 8 мае, якшәмбе

Рөстәм Миңнеханов Лельвиж авылында мәдәният йортын ачуда катнашты. 

Әлеге удмурт авылында 600 гә якын кеше гомер кичерә.

Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев бүгенге тантананың Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан узуын шәрехләде һәм районда гамәлгә ашырыла торган программалар өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Татарстан Президенты бөек бәйрәм алдыннан Лельвиж авылында мәдәният йорты һәм спорт мәйданчыгы ачылуын билгеләп узды. "Бүген республикабызда авыл җирлеге өчен юллар, клублар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, ут, су тәэминаты, спорт мәйданчыклары төзелеше һәм башка программалар эшли. Болар барысы да авыл тормышы шәһәрнекеннән аерылмасын дип гамәлгә ашырыла, - диде Р. Миңнеханов. - Кукмара үсә, гөрли, без моның белән горурланабыз".

Республика башлыгы, шушы бинаның игелеген күрергә язсын, дигән теләкләрен җиткереп, матди кирәк-яракларга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Президент кулыннан сертификатны һәм подряд оешмасы "Строй-Гарант" ҖЧҖ директоры И. Шәрипов кулыннан символик ачкычны клуб мөдире Иван Андреев кабул итеп алды.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында илебез өчен аяусыз көрәшкән, яу кырында ятып калган ата-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Алга таба Президент мәдәният йорты эченә узды, биредә рәсми затларны җирле "Купанча" удмурт халык ансамбле, шулай ук "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале лауреаты - Кукмара районының "Выше радуги" вокал-хореографик ансамбле каршы алды. Рөстәм Миңнеханов, чарага чакырылган сугыш ветераннары белән бергәләп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә корылган Хәтер монументына чәчәкләр салды.

"Татар-Информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International