Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан районнарыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты. Рөстәм Миңнеханов чыгышында залдагы һәркемне олуг бәйрәм уңаеннан тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде.
Ахырдан Татарстан сәнгать эшлеклеләре зур концерт бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте