Майның 6 сыннан 9 ына кадәр «Казан Кремле» музей- тыюлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар уздырыла. Казанлылар һәм кунаклар төрле әдәби-музыкаль программаларда, осталык дәресләрендә катнаша, кино карый ала. 9 майда музейга килгән һәркемгә бүләк итеп Георгий тасмасы биреләчәк. Шушы көнне үк кичке сәгать җидедә «Җиңү вальсы» дигән концерт булачак.