Журналистларга Кино елында булачак вакыйгалар турында сөйләделәр

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

05.05.2016

5 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Россиядә Кино елы уңаеннан республика күләмендә уздырыла торган вакыйгаларга багышланган матбугат конференциясе булды.    Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе  Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы урынбасары Гүзәл  Шәрипова һәм Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Җәгъфәров катнашты.

Матбугат конференциясен ачык дип игълан иткәч,  Разил Вәлиев хәзерге җәмгыятьтә  сәнгать төре буларак кинематографиянең  әһәмиятен, гаять зур роль уйнавын билгеләп үтте. Милли мәдәнияте, бай әдәбияты, гамәли сәнгать төрләре белән дан тоткан Татарстанда киноның лаеклы үсеш алмавы үкенечле хисләр тудыра диде ул.  Тармактагы җитешсезлекләрне санап чыккач, Разил әфәнде милли кинематографияне үстерү буенча республика дәүләт программасын эшләүне һәм кабул итүне тизләтү кирәклеге турында әйтте. 

Гүзәл Шәрипова журналистларга Россиядә Кино елында планлаштырылган вакыйгалар турында сөйләде.  Ул әйткәнчә, Татарстанда ел саен берничә дистә клуб һәм мәдәният йорты төзекләндерелә,  аларда кинозаллар булдырыла. Министр урынбасары Президент программасы нигезендә республикадан берничә яшь талантлы артист һәм режиссерның илнең иң яхшы киностудияләренә укырга һәм стажировкага җибәреләчәге турында хәбәр итте.

Илдар Җәгъфәров Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм мөмкинлекләре турында сөйләде.

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International