3 майда XV Мәскәү Пасха фестивале кысаларында Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариинский театры симфоник оркестры ДЗКЗ сәхнәсендә чыгыш ясады.
Бу көнне дөньяның иң яхшы оркестрларыннан берсе саналган коллектив ике концерт бирде. Аларның берсе көндезге сәгать өчтә, икенчесе кичке сәгать җидедә башланды.
Шул уңайдан сәгать дүрттә журналистлар өчен В. Гергиев катнашында матбугат конференциясе уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте