Василий Аксёнов музей-йортында актёр, театр, кино һәм телевидение режиссёры Валентин Донсков белән очрашу

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

10 майда  Василий Аксёнов музей-йортында актёр,  театр, кино һәм телевидение  режиссёры Валентин Донсков белән очрашу була.

Кунак Мәскәүдән Илья Рубинштейнның Казандагы сценарийлар һөнәрханәсе чакыруы буенча ике сәгатьлек осталык дәресе уздыру өчен килә. Иҗади очрашу вакытында ул тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк.  

Башлана: 16.00.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International