Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм Үзешчән композиторларның «Барлау» җәмәгать оешмасы 2016 елның апрель-октябрь айларында Үзешчән композиторларның өченче халыкара фестиваль-конкурсын уздыру турында игълан итә.
Ул 4 номинациядә уздырыла:
1 номинация – җыр язучы композиторлар (вокал һәм вокал-хор);
2 номинация – композитор-инструменталистлар (төрле жанрлар һәм стильләр);
3 номинация – композитор-башкаручылар (инструменталь жанр);
4 номинация - автор-башкаручылар;
5 номинация – Г. Тукайның 130 еллыгына махсус булдырылды. (Г. Тукай шигыренә язылган музыка). Махсус бүләк каралаган.
(843) 277-58-36, факс (843) 277-59-07
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте