26 апрельдә «Манеж»ның күргәзмәләр залында Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Тукай әкиятләре» музыкаль-шигъри программасы уздырылды.
Казанның яшь артистлары – Илназ Яруллин, Резеда Һадиуллина, Булат Минкин Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык», «Су анасы», «Шүрәле» кебек бала чактан якын әкиятләрен укыды. «Sforzando» яшьләр симфоник оркестры чыгышы кичәдә ямь өстенә ямь булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте