И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Татарстан исеменнән Латыйф Хәмиди исемендәге халыкара конкурста чыгыш ясый

2016 елның 29 апреле, җомга

3 – 5 майда Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Латыйф Хәмиди исемендәге халыкара конкурс уздырыла. Бу конкурс казах музыка сәнгатен үстерүгә  гаять зур өлеш керткән, татар милләтеннән булган композитор Латиф Хәмиди исемен йөртә.

Татарстан Республикасыннан конкурста И.В.Әүхәдиев исемендәге  Казан музыка көллияте студенты Александр Зарипов чыгыш ясый.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International