Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Хельсинкида үзенең ике спектаклен күрсәтте

2016 елның 29 апреле, җомга

23 апрель көнне Хельсинкида татар үзәгенең бинасында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең ике спектаклен күрсәтте. Аның беренчесе - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 1907-1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган  шигырьләре һәм “Исемдә калганнар” истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне” спектакле. Икенчесе – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без кырык беренче ел балалары” спектакле иде. Бәйрәм залына 150ләп затлы тамашачыбыз килде. Милләттәшләребез спектакльләрне бик җылы кабул итте, дулкынлану хисләре кичерде. Спектакльләр барышында аларның йөзләрендә сагыш та, сөенеч тә чагылды. Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби әсәрне караганда тамашачы тулысы белән аның балачагына, иҗатына  кайтты, ул кичергән газапларны үзенең күңеле аша уздырды, Тукай шигырьләрен тыңлап горурлык хисләре кичерде. “Без кырык беренче ел балалары” спектаклен карап, сугыш еллары авырлыкларын йөрәгеннән үткәрде.

24 апрель көнне Финляндия татарларында гадәткә кергән чәй кичәсе узды.  Әлеге  кичәгә театрыбызның репертуарында барган спектакльләреннән өзекләр, татар халык   җырлары, милли биюләреннән торган махсус концерт программасы  тәкъдим ителде. Бәйрәм тамашасына 160лап газиз милләттәшләребез килде, алар артистларыбызга кушылып җырлады, биеде, кыскасы рәхәтләнеп ял итте. Тамашачы безнең хөрмәтлебез - Тинчурин театрының данын  еракларга таныткан артистка  Исламия  Мәхмүтова башкарган  “Кыр казлары артыннан “, “Картаямыни соң йорәк?” һәм башка  җырларын ишетеп таң калды, талантлы артисларыбыз Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Булат Зиннәтуллин, Илфак Хафизовларның күп кырлы талантларына сокланды. Театрның музей җитәкчесе Розалия Чабатова һәрдаим  газиз милләттәшләребез арасында булды, милләтәшләребезнең  йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән танышты. Зур бәйрәм кичәсе залдагы тамашачы белән бергәләп, Габдулла Тукайның  “И туган тел” җыры белән тәмамланды, дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International