Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2016 елның 29 апреле, җомга

28 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Аның эшенә  советның рәисе Таишев Марсель Мәзһәр улы җитәкчелек итте.

Түбәндәге темалар буенча фикер алышу булды:

- «Шәһәр тирәлеге һәм мәдәниятнең үсеше: кыенлыклар һәм мөмкинлекләр» (Казан стратегиясе – 2030),

- «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2017 -2019 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын кабул итү  һәм  «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү,

- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешмаларга мөстәкыйль бәя бирүне оештыру һәм уздыру.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International