29 апрельдә көндезге сәгать бердә Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе Казан парклары турындагы басмаларны укучыларына тәкъдим итә.
Алар Татарстанда Парклар һәм скверлар елында «Татарстан – бармак очларында. Парклар һәм тыюлыклар» проекты кысаларында әзерләнде һәм Рус География Җәмгыяте ярдәме белән чыгарылды. «Горький исемендәге парк», «Черек күл», «Крылья Советов» паркларының рельефлы-график схемалары күзләре начар күрүчеләрнең ялын оештыруда зур ярдәм булачак.
89033438746
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте