Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап

2016 елның 29 апреле, җомга

2016 елның маенда беренче татар театр труппасы “Сәйяр”ның сәнгать җитәкчесе, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, талантлы артист, остаз, җәмәгать эшлеклесе  Габдулла Кариевның (1886-1920) тууына 130 ел тула.

 Тантаналы чаралар  14 майда Г.Кариевның туган авылы – Нурлат районының  Кулбай-Мораса авылында узачак. Башлана:  13.00

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Кариев әсәре буенча куелган «Артист» спектаклен әзерли.  Премьерасы  27 майга билгеләнгән.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International