3 майда XV Мәскәү Пасха фестивале кысаларында Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариинский театры симфоник оркестры ДЗКЗ сәхнәсендә чыгыш ясый.
Бу көнне дөньяның иң яхшы оркестрларыннан берсе саналган коллектив ике концерт бирәчәк. Аларның берсе көндезге сәгать өчтә, икенчесе кичке сәгать җидедә башлана.
Шул уңайдан сәгать дүрттә журналистлар өчен В. Гергиев катнашында матбугат конференциясе уздырылачак.
Аккредитация узу өчен: zhanna2801@yandex.ru (Жанна Мельникова, 89274128275).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте