Актаныш йолдызлары

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Үзешчән халык коллективы» исемен бирү (раслау) буенча сәнгать советы әгъзалары Актаныш муниципаль районы иҗат коллективлары белән танышты.

Бу чара зур бәйрәмгә әйләнде. «Сәйяр» ансамбле, «Тамчы» балалар вокаль ансамбле, Мари-Суксы авылының фольклор ансамбле,  Иске Кормаш авылының халык хореография ансамбле чыгышы совет әгъзаларында уңай тәэсир калдырды. Җитәкчеләргә тәкъдимнәр, киңәшләр бирелде.

Совет әгъзалары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында аларга Халык коллективы дигән исем бирүне хуплаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International