«Байрак –Җиңү символы»

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

6 майда 11 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган «Байрак — Җиңү символы» дигән тантаналы чара узачак. Бу көнне Милли музей фондыннан 146нчы укчылар дивизиясе 280нче артиллерия полкының байрагы чыгарылачак. Байрак Берлинны яулаганда сугышчыларның рухын күтәреп җилфердәгән. Аны Бөгелмә районы хезмәтчәннәре бүләк итеп фронтка тапшырган булган.

Музейда Советлар Союзы Геройлары М.Җәлил, М.Сыртланова, Г.Сафиуллин һәм башкаларның шәхси әйберләре саклана. Сугыш тарихындагы аз мәгълүм вакыйгаларны барлау, һәлак булган сугышчыларны эзләү белән Милли музейның бүлеге –  Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International