28 апрельдә көндезге сәгать өчтә Салих Сәйдашев музеенда журналистларга яңа экспонатларны күрсәтәчәкләр.
Алар арасында А.Х. Вәлиәхмәтовның Салих Сәйдәшев һәм башка татар композиторларының портрет эскизлары бар. Боларда авторның култамгалары да сакланган. Әлеге эшләр рәссам тарафыннан 1951 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы заказы буенча башкарылган. Рәссам Сәйдәш портретын аның өенә килеп (хәзер бу бинада композиторның музее) натурадан ясаган.
Журналистлар игътибарына, моннан тыш, тагын күп кенә композиторларның шәхси әйберләре, картиналар тәкъдим ителәчәк.
8(843)236-56-96
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте