Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белгечләре «Черек күл» паркының рельефлы-график схемасын әзерләде. «Черек күл» паркы буенча сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен юлкүрсәтмәләр «Татарстан – бармак очларында» проекты кысаларында эшләнде. Әлеге проект Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Рус география җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Казанның тарихи үзәгендәге «Черек күл» паркы – проект кысаларында сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен юлкүрсәтмәләр бастырып чыгару каралган өч паркның берсе. Басмада парк турында кыскача тарихи белешмә, аның тасвирламасы, паркның һәм андагы объектларның схемасы, аңа килү юллары схемалары бирелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте