18 майда Санкт-Петербургта «Радуга» («Салават күпере») уналтынчы халыкара театр фестивале ачыла. Әлмәт театры әлеге абруйлы форумга Б.Брехтның “Бистә фәрештәсе” спектаклен күрсәтер өчен чакырылды.
“Сәхнә әсәрләре теленә яңалыклар алып килгән алман драматургы Бертольд Брехтның «Бистә фәрештәсе» әсәрен Петербургта яшәүче талантлы режиссёр, мәшһүр Валерий Фокинның шәкерте, күп кенә театраль премияләргә лаек булган Искәндәр Сакаев куйган. Әлеге режиссерның һәрбер эше – театр дөньясындагы күренекле вакыйга, «Бистә фәрештәсе» дә - шундыйлардан” – диелә фестивальнең пресс-релизында.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте