29 апрельдә Биектау тимер юл станциясенең Мәдәният йортында «Балачак төсләре» балалар хор коллективларының һәм җырчы балаларның халыкара фестиваль-конкурсы уздырыла.
Иртәнге сәгать унда башлана.
Фестиваль бөтен Россия күләмендә һәм чит илләрдә сәләтле балаларны һәм музыка мәктәпләренең иң яхшы иҗади хор коллективларын ачыклау максатларында уздырыла. Проект авторы – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Гыйльманова Гүзәл Зәбир кызы.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте