8 июнь Бөтендөнья күргәзмәләр көне дип игълан ителде

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

UFI (Бөтендөнья күргәзмәләр индустриясе ассоциациясе) президенты Алексеев С.П. тәкъдиме белән күргәзмәләр оештыру өлкәсендә эшләүчеләр ерләшеп җәмәгатьчелекнең игътибарын дөнья икътисадында күргәзмәләрнең мөһим роль уйнавына юнәлтергә карар кылды. Шуңа бәйле рәвештә быелның  8 июне Бөтендөнья күргәзмәләр көне дип игълан ителде.  

«Күргәзмә-ярминкә һәм конгресс эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, эчке һәм тышкы базарларга илдә җитештерелгән товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне тәкъдим итү» VI Бөтенроссия конференциясе Бөтендөнья күргәзмәләр көнендә безнең илдә үткәрелгән чараларның иң күренеклесе булып торачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International