Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм «Роспатриотцентр» федераль бюджет учреждениесе белән бергәләп 1 июльдән 16 августка кадәр Кырым Республикасында яшьләрнең «Таврида» бөтенроссия мәгърифәти форумын уздыра.
Аның максаты – яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм һөнәри нигездә берлекләрен оештыру. Форум 6 сменада эшли:
- «Яшь композиторлар, музыкантлар һәм хореографлар» – 1 - 7 июль;
- «Яшь архитекторлар, урбанистлар һәм дизайнерлар» – 9 – 15 июль;
- «Яшь рәссамнар, скульпторлар һәм сәнгать белгечләре» – 17 - 23 июль;
- «Яшь режиссерлар, продюсер һәм актерлар» – 25 - 31 июль;
- «Яшь язучылар, шагыйрьләр һәм әдәбият тәнкыйтьчеләре» – 2 - 8 август;
- «Яшь тарих укытучылары» – 10 - 16 август;
Тулырак мәгълүмат өчен: fadm.gov.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте