26 апрельдә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көнне, Татар дәүләт филармониясе паркында бөек шагыйрь истәлегенә чыршы утыртылды

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрельдә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көнне, Татар дәүләт филармониясе паркында бөек шагыйрь истәлегенә чыршы утыртылды. Чарада Татар филармониясенд…ә хезмәт куеп Тукай исемендәге югары бүләккә ия булган шәхесләр, филармониянең иҗат коллективлары, ветеран артистлар, ветеран журналистлар, күренекле җырчылар һәм язучылар, яшь шагыйрьләр, татар мәктәпләре укучылары катнашты. Чыршы төбенә Тукайга мәдхия сүзләре салынган капсула куелды. Әлеге капсула – киләчәккә Тукай юллары белән язылган хат.

Паркта Тукай сүзләренә язылган җырлар, шагыйрьнең мәшһүр сүз осталары тарафыннан укылып яздырылган әсәрләре яңгырады, сүз осталары, язучылар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International