25 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмати-библиографик бүлегендә экскурсоводларга мәгълүмат бирү көне узды.
Уку үзәге тыңлаучылары өчен республикадагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр турында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» мәгълүмати ресурсларына күзәтү һәм алар белән таныштыру уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте