25 апрельдә «Мир» кинотеатрында «Татаркино» «Олонхо җире риваятьләре» якут киносы фестивален уздырды.
Кинопрограмма режиссер Алексей Амбросьевның «Заблудившиеся» (“Адашканнар») фильмы белән ачылды.
26 апрельдә «Мир» да Якут кинофестивале программ директоры Сардана Саввина һәм якут режиссеры Степан Бурнашев белән очрашу була. Соңгысы үзенең «Беренче мәхәббәт» дигән фильмын тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте