Республика балалар китапханәсе быелның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр «Әдәби герой музее» республика балалар иҗаты конкурсын уздыра.
Ул ике номинациядә уздырыла:
- «Г. Тукай әкиятләре – илһам чыганагы» (1 гыйнвар -26 апрель, 2016)
- «Минем яраткан әдәби героем» (1 гыйнвар -1 ноябрь, 2016)
Конкурсның беренче этабына бу көннәрдә йомгак ясалды.
Жюри 45 лауреатны билгеләде, алар дипломнар һәм «Девчонки и мальчишки. Школа ремесел» журналына икенче ярты еллыкка язылу белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте